24-нче майда Казанда иртәнге сәгать уннан алып өчкә кадәр,беренче тапкыр, икенче чималны һәм киемнәрне контактсыз җыю эше оештырылачак. Мобиль пункт шәһәрнең барлык районнарында эшләячәк. Экология акциясенә кушылырга теләүчеләргә, шулай ук нинди икенчел чимал кабул ителәчәге турында мәгълүматны белү өчен, “Мобильный пункт приема вторсырья и одежды” вконтакте социаль челтәренә кереп, тулы инструкция белән танышырга мөмкин. Икенче чималны җыю кешеләрдән, чиратлардан башка, очрашуларсыз узачак. Акциягә кушылган барлык шәһәр халкы, республика территориясендәге гамәлдәге санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш.