Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Чувашия Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм милли мәсьәләләр комитетының уртак күчмә утырышы узды. Туларык киләсе язмада.
Эшлекле чара башланыр алдыннан парламентарийлар Яңа Үби һәм Иске Чүпрәле авылларында мәдәният йортлары эшчәнлеге белән танышты. СССРның элеккеге Авиация сәнәгате министры Петр Дементьевның Россиядәге бердәнбер музее әлеге районда урнашкан.
Чүпрәле районы мәдәният йортында Татарстанның матди булмаган мәдәни мирас объектлары электрон каталогы тәкъдим ителде. Моннан тыш, биредә Татарстанның танылган фотографы, Рамил Галинең фотокүргәзмәсе ачылды. Авыл мәдәният йортлары инде күптәннән иҗтимагый һәм мәдәни тормыш үзәкләренә әверелде дип белдерде Ленар Хәкимҗанов.
Татарстанда «Матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон реестры» мәгълүмат системасы эшли башлады. Әлеге реестрдагы һәр объект фото-, видео-, аудиоматериаллар белән тулы фәнни тикшеренү буларак ачыла.
Утырыш Татарстан һәм Чувашия парламентлары башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Леонид Черкесов катнашында узды.
Чувашия Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан җитәкчелегенә чуваш халкының телен һәм мәдәниятен саклауга зур игътибар биргәне өчен рәхмәт әйтте.
Леонид Черкесов белдерүкенчә Ике күрше республика чиге халыкларны бүлми, киресенчә якынайта. Татарстанда һәм Чувашиядә парламентара хезмәттәшлекнең ныклы традицияләре барлыкка килде, шул исәптән профильле комитетлар дәрәҗәсендә дә.
Ләлә Зәйнуллина, Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары.