Республиканың иң өлкән югары уку йорты студентларын индивидуаль юнәлеш буенча буенча укыталар. Казан Федераль университетының Алабуга институтында абитуриентларны кабул итүнең һәм укытучыларны әзерләүнең яңа моделен тәкъдим иттеләр. Пресс-тур барышында нечкәлекләр белән уртаклаштылар.
Югары уку йортларына кабул итү турындагы яңа закон кабул итү сынаулары исемлеген тамырдан үзгәртте. Нигездә, бу булачак студентлар өчен Бердәм дәүләт имтиханын сайлап алуга кагыла. Әйтик, Алабуга Институтына «педагогик белем» юнәлеше буенча укырга керергә теләүчеләргә ике мәҗбүри фән – рус теле һәм җәмгыять белеме, шулай ук сайлау өчен тәкъдим ителгән 9 фәннең берсен тапшырырга кирәк. Ә беренче курстан соң студент икенче профильне сайлый.
КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон: » Студент беренче курска укырга кергәндә математиканы сайласа, беренче курс дәвамында тагын өч профильне сайлау мөмкинлеге бирелә Болар — физика, информатика, технология. Ул физика яки технология укытучысы була ала.»
Быел университетның Алабуга институтында 106 бюджет урыны арткан.
КФУның Алабуга институтында чит ил укучылары белән эшләү һәм абитуриентларны кабул итүне оештыру бүлеге җитәкчесе Олеся Ошкина: «Быел Гамәли информатика юнәлеше буенча бюджет урыннары ике тапкыр артты. Барлыгы 97 кеше булды. Беренче тапкыр бюджет урыннары, икътисад, лингвистика юнәлешләре буенча барлыкка килде. Телләр буенча без ике профильле педагогик белем бирәбез. Инглиз һәм алман телләрен Сайлау мөмкинлеге бар.»
Булачак педагоглар университетның Алабуга институты каршында оештырылган «университет мәктәбе» базасында практика уза. Биредә «Укытучы ассистенты» проекты гамәлдә, студентлар ел дәвамында үз фәннәре буенча дәресләр, шулай ук түгәрәкләр алып бара.
Татарстан яңалыклары, Алабуга.