27 августта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» мотофестиваленә кушыла. Ул колонна башында Казан урамнары буйлап барачак. Бу турыда мэриядә хәбәр иттеләр.
Халыкара фестиваль «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда уза. Биредә байкер ярышлары, электросамокатларда һәм велосипедларда чыгышлар, шоу һәм конкурслар, ретротехника, патруль автомобильләре һәм мотоцикллар күргәзмәләре була.
Кичә мотоциклчылар колоннасы Мәскәү Кремле яныннан кузгалды. Мотоярышта меңләгән мотоциклчы, шул исәптән Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Израиль һәм башка чит илләрдән катнаша.