Әлеге чара ике республиканың инвестицион, инновацион һәм туристик потенциалын, эшлекле һәм фәнни элемтәләрне үстерүгә, юнәлдерелән иде. Якутия көннәрендә республикалар арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлдерелгән документлар имзаланды. Якутлар Татарстанга язучылык, театр, кино, сату-алу эшләре, IT-проектлар, сәнгать, зәркәнчелек, спорт һәм башка өлкәләргә караган бик кызыклы проектлар алып килде.