Раил Садриевка 55 яшь!
Ул 1966 елның 14 октябрендә Татарстанның Буа районы Адав-Толымбай авылында туган. Казан дәүләт университетынының тарих факультетын тәмамлаган. Күпкырлы шәхес — артист, режиссер, пиар остасы, Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе- директоры, Татарстан Республикасының халык артисты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты. Туган көне уңаеннан Татарстан дәүләт филармониясенең концертлар залында үзенең юбилей кичәсен билгеләп үтте. Бәйрәм тамашасында безнең иҗат төркеме дә катнашты.
Әлеге тамашаны тулырак 18 октябрьдә “Хәерле көн,Татарстан!” тапшыруында күрә аласыз. Тапшыруның кунагы- Татарстанның халык артисты Раил Садриев булачак.