Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Узган юлы без Данис Минибаевка булыштык. Ике айлык Герман Сошинга да ярдәм кирәк. Малайның аягы чалыш, дәвалау таләп ителә.
Табиб Германның уң аягын турайтуга дәвалау курсын билгели. Баланың тумыштан аягы чалыш . Бу хакта әти-әнисе Герман туганчы ук белгән.
Әлегә чалыш аяк сабыйга үзен сиздермәсә дә, көнгә берничә тапкыр массаж ясыйлар.
Авыру авыр стадиядә булса да, дәваларга мөмкинә, диләр табиблар. Ике ай дәвамында Германның аягына берничә тапкыр гипс салырга җыеналар. Шуннан соң махсус аяк киеме-бресслар кидерәләр. Моны бала аякка басып, йөри башлаганчы эшләргә кирәк.
Германның аягын дәвалау 124 мең сумга төшә. Гаиләнең мөмкинлеге юк. Без балага бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрергә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телекомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.