Программа барлыгы өч экскурсияне үз эченә ала: «Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!», «Оркестр буенча сәяхәт». Әлеге чара театрның 90 еллыгына һәм Россиядә Гаилә елына багышлана.
Экскурсиядә катнашучылар театрның бай тарихы, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты, театр цехлары һәм бүлекләренең эшчәнлеге белән таныша ала.Шулай ук баш дирижер, Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестрының башкаруында төрле күренекле композиторлар әсәрләрен дә тыңлау мөмкинлеге була.
Әлеге концертлар вакытында баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштыра,