Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.
Яңа түләүләр 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалы, гаиләдә бердәнбер ата-ана булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр белән аны алмаган очракта бирелә. Бу хакта хөкүмәт йортында узган брифингта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин белдерде. Пособиеләр йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында теркәлгән хатын-кызлар өчен дә каралган. Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. Татарстанда яшәү минимумы 9 955 сум. Гаризалар 1 июльдән кабул ителә башласа да, түләүләр августта гына бирелә.