Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды Биләр Палас кунакханәсе бинасында матбуган конференциясе оештырды. Әлеге сөйләшү берничә теманы үз өченә алды.
«III Яңа татар җыры» бәйгесенең, “Халык җәүһәрләре”нең гала- концертлары һәм “Вагаповфест” яшь башкаручылар бәйгесенең оештырылуы, катнашучылары турында булды.Быел концертта конкурсның лауреатлары булган өр-яңа җырлар белән беррәттән ике ел дәверендә ХИТка әйләнгән җырлар да яңгыраячак! Хитлар да, яңа җырлар да яраткан артистларыгыз — эстраданың танылган йолдызлары тарафыннан башкарылачак.Концерттамахсус кунак та булачак. Әлегә аныңисеме сер булып калды. Әмма оештыручылар әйтүенчә, исемен ишеткәч, һичшиксез һәр тамашачы шат булачак,- дип белдерләр.