Казанның «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында «Ихлас» мультимедиа мәктәбендә белем алган балаларны бүләкләү тантанасы һәм мастер-класслар узды. Республика балаларын туплаган чарадан Ләлә Зәйнуллина репортажы.
Узып баручы ел башыннан “Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре нигезендә «Ихлас» мультимедиа мәктәбе ачыла. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан укучылар онлайн дәресләрендә катнашып, укытучы-спикерларның биремнәрен үтәп барган. Бүгенге чарага 226 укучы бүләкләү тантанасына чакырылган.
Дәресләр zoom платформасы аша туры эфир форматында, мультимедиа чаралар кулланып үткән. Дәресләрне мөгаллимнәр, танылган язучы, җурналистлар уздырган.
Әлеге проект Татарстан республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән тормышка ашырылган.
Ләлә Зәйнуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.