Кайнар ризык, җылы кием. Түбән Камада «Ихлас» хәйрия үзәге актив эшли башлады. Биредә ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм итәләр.
Яшәү урыннары булмаганнар, пенсионерлар, ярдәмгә мохтаҗ башка кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Мондый пункт шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы башлангычы белән ачылды.Семен Тимофеев “Ихлас” үзәгенә тукланырга атнага өч тапкыр килә. Ул күп балалы гаиләдән, яшүсмер сүзләренә караганда, биредә теләп ярдәм итәләр. Волонтер Булат Билалов та аның сүзләрен күәтли.
Туклану төрле. Бөтен ризыкны мәчеттә әзерлиләр. Кайнар ризыкны башта үзәктә тараталар, Йөри алмаучыларның өйләренә илтеп бирәләр. Мохтаҗлар ризыкның бик тәмле, сыйфатлы булуын әйтәләр, рәхмәт җиткерәләр.
«Ихлас» үзәге телефоны: 8 (927) 438-76-43
Төп шарт, кайнар ашка килүчеләр аек булырга тиеш. Ә ашамлыклар атнага өч тапкыр — дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә сәгать 10 нан алып 12 гә кадәр таратыла. Әлеге пункт үзәк базарда урнашкан.
Александр Халин, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.