Алексеевск шәһәр суды балаларын чак кына суыкта катырып үтерми калган әнигә карата хөкем карары чыгарды. Исегезгә төшерәбез, бу вакыйга гыйнвар аенда, иң салкын көндә булды. Кунактан кайтып килүче хатын кайтып барганда , өйгә кермичә, җылытылмый торган сарайга юл тота.
Берникадәр вакыттан соң олы кызы белән өйгә кереп китә, ә яшь ярымлык улын оныта. Малайны әбисе табып алып керә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Бәхеткә, балалар исән-сау кала. Хәзер алар балалар йортында. Сак астында үткәрелгән вакытны исәпкә алып 23 яшьлек Валентина Фадеева ике ел һәм ике айга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары белән хатын риза түгел һәм аңа карата шикаять бирәчәген белдергән.