Башкалабыз Казанда балалар травматизмын профилактикалау өчен 22 нче майдан 4 нче июньгә кадәр «Игътибар – балалар!» дип исемләнгән чара башланды. Каникул көннәрендә хезмәткәрләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау буенча рейдлар оештыралар.
Шулай ук «Бала – төп пассажир!» дип исемләнгән рейдлары да үткәреләчәк. Инспекторларның игътибарына балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләр эләгәчәк.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакыра. Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Казанда балалар катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрдә 39 бала зыян күргән.Шуларның 20 проценты, яшь җәяүлеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыккан.