Махсус хәрби операция башланганнан бирле, республика халкы бердәмләшеп анда катнашучыларга ярдәм итә. Шундый игелекле эшкә Актаныш районының Иске Сәфәр авыл халкы да кушылды. Алар арасында 80, 90 яшен тутыручы ак әбиләр дә бар.
Күмәкләп башкаргын эш җиңел дә, тиз дә эшләнә. Егетләргә ярдәм йөзеннән алар күмәк көчкә берләшкән. Сәфәрлеләр бүген егетләргә атап москировка сеткалары бәйли.
Мөҗәллия апа Хәмзинага 89 яшь. 90 яше белән баручы авыл өлкәне дә бу эштән читтә калмаган. Оныгы Илнарны хәрби операциягә озаткан апа буларак, әлеге эштә катнашуны кирәк дип саный ул.
Бу эштә башлап йөрүче Валентина Ашрафуллина әлеге авыл китапханәчесе. Мондый игелекле эшне оештыру күңелемдә бар иде. авыл халкы ярдәме белән теләгебезгә ирештек ди.
10 га 6 м озынлыктагы бер маскировка сеткасын урүгә ирешкәннәр инде. Шушы көннәрдә тагын берне үреп бетерүне күзаллыйлар.
Иске Сәфәрлеләрнең әлеге игелекле гамәленнән мәктәп коллективы да читтә калмаган. Укучылар менә берничә көн инде шушы эштә кайный. Үзләре дә окоп шәмнәре ясыйлар.
Иске сәфәр мәдәният йортынннан халык өзелми. Авыл халкы гуманитар ярдәм алып килә.Аннан әлеге кирәк -яраклар район үзәгенә илтеп тапшырыла.
Регина Салахов. Марат Саррахов, Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары өчен Актаныш районыннан.