Казанда «Игелек тартмасы»дигән яңа социаль проект старт алды. Мохтаҗ пенсионерларга азык-төлек җыелмалары бушлай таратылачак.
Казан мэры Илсур Метшин KazanExpress компаниясе складларының берсен карады. Биредәге һәр тартманың авырлыгы якынча 10 килограмм, ә бәясе 1500 сум тора. Тартмаларда чәй, шоколад, тушенка, макарон, ярмалар, печенье, көнбагыш мае булган 20 продукт бар. Җыелмага шулай ук бәдрәф кәгазе, антисептик та керә. Алучылар исемлеге социаль яклау органнары һәм «Игелекле Казан»проекты тарафыннан бирелгән мәгълүматлар буенча формалаштырыла. Аларны контактсыз ысул белән таратылачак. Бу эштә волонтерлар булыша. Шәһәр волонтерлык штабында 500-дән артык кеше исәпләнә, алар ике меңгә якын кешегә ярдәм иткән инде. Якын арада ун мең пенсионерга игелек тартмаларын өләшәчәкләр.