Безнең телерадиокомпания һәм Русфонд хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Бу юлы церебраль паралич белән авыручы өч яшьлек Радэль Сибгатуллинга ярдәм кирәк. Аның гаиләсе безгә ярты елга дару һәм махсус туклануга акча җыюда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС хәбәр җибәрү дә җитә.
Радэль Сибгатуллин актив һәм шат күңелле бала. Уеннар уйнарга, атта йөрергә, мультфильмнар карарга ярата. Тик авыру сәбәпле, малай үсештә артта калган, йөри алмый.
Ярты яшенә кадәр малай башка гадәти балалар кебек үсә. Әмма 6 айдан соң аның авыру билгеләре күренә башлый, ә бер яшендә авыруы көчәя, аңа балалар церебраль параличы диагнозын куялар.
Нәрсәгә дә булса таянып, аякларында басып тору малайга бик авыр. Бу очракта көндәлек күнегүләр, массаж, дәвалау физкультурасы, аягына операция ясау уңай нәтиҗәләр бирә.
Сабыйга ышанычлы йөрү һәм үсү өчен дәваланырга кирәк. Дәвалау бәясе югары – 386 мең сумнан артык. Радэльгә ярдәм итү өчен 5542 номерына «дети» сүзен язып, смс җибәрергә кирәк. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадио компания һәм Русфонд сайтларында.
Ангелина Морозова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.