Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә.
Республика ифтары 7 майда «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узарга тиеш. Бу көнне бергәләп намаз уку, авыз ачу өчен дәрәҗәле кунаклар, эшмәкәрләр, мохтаҗ катлам: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге чикле булган кешеләр җыела. Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Волонтер булу өчен билгеле форманы тутырырга яки телефоннан шалтыратып теркәлергә кирәк. Телефон номеры экранда күрсәтелгән.