Казан
Чебакса бистәсе халкы беренче азанны моннан ун ел элек ишеткән иде. 2011 елда ачылган мәчет бүген ни хәлдә? Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез Мөршидә Җиһан язмасында.
Чебакса бистәсенең иң биек җиренә салынган әлеге иман йорты Мөгаллим Шәриф исемен йөртә.
Мәчеткә кенә түгел , гомумән , Чебакса бистәсенә нигез салучыларның берсе дә әле ул Марс Алиев.
Энекәшем шушындый изге эшне башкарып чыкканага әле дә сөенеп туя алмыйм. Шөкер, бала вакыттан ислам тәрбиясе алып үстек ди Солтан Алиев.
Белгечләр фикеренчә , ислам ул бер яктан дин булса икенче яктан яшәү рәвеше .
Иман йорты ачылгач бистәбезгә нур керде ди Мөгаллим Шәриф мәчетенең имам -хатыйбы Рөстәм хәзрәт.
Авыз ачтыру мәҗлесен Буа якташлык җәмгыяте оештырырга ниятләгән.
Рамазан аенда төрле иҗтимагый, сәяси һәм дәүләт оешмаларының күмәк ифтарлар уздыруы ныклы бер гадәткә әверелеп бара. Буа якташлык җәмгыяте ифтары да шуның бер үрнәге.
Таһир Хәсәнов, Мөршидә Җиһан, Татарстан яңалыклары