Узган төндә Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамындагы 39нчы йортта көчле шартлау булган. Урында хәбәрчебез булып кайтты.Шартлау шулкадәр көчле була, йорттагы барлык тәрәзәләр диярлек кисәкләргә бүлгәләнгән.
Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләүгә коткаручылар килеп җиткән. 90га якын кеше утыздан артык техника ярдәмендә эшне тиз тоткан. Шартлау үзәге җиденче каттагы фатирга туры килә. Йортта яшәүчеләрнең әйтүләренчә, анда 80 яшен узган пенсионер ир яшәгән. Картның соңгы вакытта сәламәтлеге дә нык какшаган. Күршеләре, газны ачып куеп, үзенең гомерен чикләргә уйламады микән дип фаразлый.
Төнлә коткаручылар ир кеше гәүдәсен табып алганнар. Ул шушы пенсионер булырга мөмкин. Республиканың тикшерү комитеты тикшерү эшен кузгаткан. Тагын җиде кешенең зыян күргәне ачыкланган, барысы да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Калган кешеләр эвакуацияләнгән.
Коткаручылар йортның торышын тикшергән. Төп нигез тәртиптә, ишелү куркыныч юк. Өстәмә тикшерүләр башланган. Йортны чикләп алганнар, кешеләрне үткәрмиләр, газне өзгәннәр.
Шартлау факты буенча тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Гадәттән тыш хәлнең барлык шартларын да ачыкларга кирәк. Әлегә кадәр йорт территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Булат Шакиев, Алексей Уразайкин, Наил Хаҗипов, Яшел Үзән.