2сеннән 8 ноябрьгә кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә “Асыл” татар балалар лидеры мәктәбе үткәрелә. Ул, быел мәктәп балаларының каникул вакытына туры китерелгән. Бу хакта Татар-информ агентлыгында узган матбугат конферениясендә хәбәр ителде. Журналистлар сорауларына Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова һәм Идел яшьләр үзге җитәкчесе Ләйсән Сафина җавап бирде. Оештыручылар белдерүенчә, әлеге проектның максаты актив татар балаларын барлау, шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә балалар белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру. Бер атналык Асыл лидер мәктәбендә балалар өчен гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар уздырыла.
Ләйсән Сафина “Идел” яшьләр үзәге директоры
Миләүшә Шәрәпова Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры
Таһир Хәсәнов,Эльвина Минабетдинова. Татарстан яңалыклары.