Яшел Үзәндәге «Идел» тернәкләндерү үзәгенә пресс-тур оештырылды. Журналистларга берничә ай дәвамында социаль-көнкүреш күнекмәләрен үзләштерүчен кешеләр яши һәм укый торган бүлекне күрсәттеләр.
Коймак пешерү өчен камырны дөрес итеп туглау, тегү машинасында дөрес эшләргә өйрәнү, бүлмәдә тәртип урнаштыру – болар хуҗабикәләр өчен гадәти эшләр булса да, психик яктан авыру кешеләргә җиңел бирелми. Алар адым саен авырлыклар белән очраша.Бу кешеләргә «Идел» социаль тернәкләндерү үзәгендә гадәти тормышка җайлашырга ярдәм итәләр.
18дән 40 яшькә кадәр пациентлар 3 ай дәвамында педагоглар һәм ата-аналар ярдәменнән башка социаль, хезмәт һәм көнкүреш күнекмәләрен үзләштерәләр. Бу аларга киләчәктә мөстәкыйль яшәргә ярдәм итә.
Социаль күнекмәләрнең сыйфатын яхшырту өчен, үзәктә күп төрле алымнарны кулланалар. Алар психик яктан авыру кешеләргә җәмгыятьтә яґраклашырга булыша. Моннан тыш, сәламәтлекләрен саклау һәм яхшырту өчен пациентлар көн саен сәламәтләндерү процедураларында – массаж ясаталар, дәвалау физкультурасы һәм психолог сеансларында катнашалар.
Ангелина Морозова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.