Идел елгасы яр буенда «Чиста Идел» проекты нигезендә чүп җыю буенча экология акциясе узды.
Акциядә Татарстан Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешма активистлары катнашты. Казанның «Локомотив» комлыгы яр буеннан шактый чүп җыеп алды. Барлыгы 2 чакрымнан артык яр буе территориясе чистартылды. Мондый өмәләр даими рәвештә үткәрелә.
«Чиста Идел» экология проекты Россиянең алты зур шәһәрендә, шул исәптән Казанда да гамәлгә ашырыла. Республика буенча да Иделне савыктыру программасы буенча юнәлешләр билгеләнгән.