Озакламый-мәктәп укучыларының көзге каникулына туры китереп, “Идел” республика яшьләр үзәгендә “Асыл” татар балалары лидеры мәктәбе узачак. Бу хакта тулырак сөйләшү өчен без бүген “Актуаль әңгәмә” сәхифәсенә әлеге үзәкнең директоры Наилә Галиева белән үзәкнең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәре Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиеваны чакырдык. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.