Идел буе федераль округында «Безнең Җиңү көне» марафоны дәвам итә. Ул Россия Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча башланган иде. Марафон Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Катнашучылар танылган “День Победы” җырын үз туган телләрендә башкаралар, эстафетаны бер-берсенә тапшыралар. Татарстан акциягә 30 апрельдә кушылган иде. Бүген исә Җиңү гимнына әйләнгән җырны Оренбург өлкәсе вәкилләре башкарачак. Ә иртәгә, 9 нчы майда легендар җыр марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак. Бу җырларны шулай ук #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештеклары буенча социаль челтәрләрдән карап булачак.
#песнипобедыПФО #нашденьпобеды,
#НАШДЕНЬПОБЕДЫ
Ут, камера… Республиканың танылган артистлары үлемсез «День Победы» җырын җырлый. Көй беренче ноталардан ук һәркемгә таныш, йөрәкләргә үтеп керә. Бөек Җиңү символы булган җыр татар телендә яңгырый.
«День Победы” җыры марафоны Идел буе төбәкләрендә дәвам итә: ул мари, чуаш, мокша, эрзе, удмурт, башкорт, башка телләрдә яңгырады.
Танылган җырчы Венера Ганиеваның әлеге җырны беркайчан да татар телендә башкарганы булмаган. Акция өчен ул татарчага махсус тәрҗемә ителде.
Моннан 45 ел элек шушы җырның бөтен илне берләштерәчәге хакында күз алдына да китереп булмаган. 75 нче елда фронтовик шагыйрь Владимир Харитонов композитор Давид Тухмановка көй язарга үз шигырен тәкъдим итә. Җырны популяр җырчы Лев Лещенко башкара.
#песнипобедыПФО #нашденьпобеды
Шушы еллар эчендә » День Победы » җыры җиңгән халыкның гимнына әйләнде. Җырны парадларда оркестрлар уйный, артистлар җырлый, аларга олысы-кечесе кушыла. Иртәгә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә “День Победы” җыры кабат төрле телләрдә яңгыраячак.