Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул итүгә 1100 ел — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Дин

Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул итүгә 1100 ел

13.05.2022
Бүген мөселман календаре буенча Шәгъбән аеның беренче көне

Май ае болай да һәркайсыбыз өчен кадерле бәйрәмнәр рухы белән уза. Быел исә аларга тагын бер дөньякүләм дип әйтсәк тә арттыру булмаслык мөһим вакыйга килеп кушыла.

Тиздән, Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бәйрәм белән бәйле чарлар турында тәфсилләбрәк таныштырыр өчен сүзне хезмәттәшем Мөршидә Җиһанга бирәм.
Әссәләмегаләйкем, вә рәхмәтулаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр. Бүгенге чыгрылышыбызны Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны бәйрәм итү чаралары белән таныштыруга багышладык.
****
Бу атнада Татарстан Республикасының министрлар кабинетында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны бәйрәм итүгә багышланган брифинг узды. Журналистлар белән очрашуда истәлекле чараны әзерләү һәм үткәрү буенча республиканың оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев һәм эш төркеме катнашты.
Журналистлар белән очрашуда Васил Шәйхразиев чараларның федераль дәрәҗәдә үткәрелүен һәм аларны уздыру өчен Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча федераль оештыру комитеты булдырылуын искә төшерде.
****
Болгарда чаралар 20 майдан башлана: Ак мәчет территориясендә инсталляция күрсәтелә. Казанда шул ук тамашаны 19-21 майда 1000-еллык мәйданы ягынннан Кремль диварында карап була.
Төп тантаналар Болгарда 21 май көнендә уза. Бу көнне биредә 1100 еллык уңаеннан әзерләнгән почта маркасын рәсми рәвештә чыгару чарасы һәм Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләгән Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны әзерләү һәм үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышы була, ә 11.00-дә «Исламны кабул итү» истәлек билгесе каршындагы мәйданда халык катнашында бәйрәм тантанасы башлана.
****
Шулай ук Болгардан әүвәл Казанда да бәйрәм белән бәйле чаралар 17 нче майда ук билгеләнгән. “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы 2022” халыкара программасы кысаларында Халыкара Коръән бәйгесе , ә 19-21 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» һәм Rоссия Хәләл Expo күргәзмәсе ачылышы була.
****
20 май көненә Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлекле таш кую тантанасы билгеләнгән.
Шулай ук «Милли үзенчәлек һәм дин» дип исемләнгән татар дин әһелләренең XII Бөтенроссия форумы планлаштырыла. Форумга барлыгы 1100 имам чакырылган.
****
1100-еллык уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтепроектлары белән аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов таныштырды. Ул яңартылган «Казан басмасы»ның әзер булуын һәм кулъязма Коръәннең дә тизән язылып бетүен хәбәр итте. Моннан тыш, Россия ислам институтында башкарылган эшчәнлекләрнең нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Брифингта «Ибн Фадлан» документаль нәфис фильмның трейлеры тәкъдим ителде. Аны Татарстан мөфтиятенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы 2021 елны төшерә башлаган иде.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов журналистларны мәдәни чаралар исемлеге белән таныштырды. Алар арасында концерт программалары, опералар, спектакльләр бар.
Ислам сүзенең тамыры “сәлам” сүзеннән чыга, ягъни “тынычлык”, “иминлек”, “сәламәтлек” дигән мәгънәләрне бирә. Барыгызга да тынычлык, иминлек, сәламәтлек теләп бүгенгә саубуллашам. Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһү.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Ике айлык Герман Сошинга ярдәм көтә

Ике айлык Герман Сошинга ярдәм көтә

Импортны алыштыру мәсьәләләренә игътибар мөһим

Импортны алыштыру мәсьәләләренә игътибар мөһим

Буа районында очрашу

Буа районында очрашу

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+