Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” әдәби конкурсын үткәрә.
Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлана. Конкурста 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге татар телендә иҗат итүчеләр катнаша ала. Төп шарт – катнашучы иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаска тиеш. Номинацияләр өчәү: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр электрон вариантта 30нчы апрельгә кадәр кабул ителә.
Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучыдан үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрү сорала.
Буа мәдрәсәсе “Нурия” — 1805 елда ачылган Татарстанның иң олы уку йортларыннан берсе. 1886 елны бирегә Нургали Хәсән рәсми рәвештә имам-хатыйб булып билгеләнә. Данлыклы , ә шул ук вккытта билгесез булып калган татар имамы, шәех, укытучы Нургали Хәсән улы Әл-Буави. Башлангыч белемне аңа әтисе – Исмәгыйль улы Хәсән бирә. Казан шәһәренең дүртенче Җәмигъ мәчете каршындагы Исхаковлар, «Күл буе» , Бохара шәһәренедәге танылган «Мир-Араб» мәдрәсәләрен тәмамлый. Үзенең нәтиҗәле һәм тырыш эшчәнлеге өчен, Ырынбур Мөселман Диния җыелышы Нургали хәзрәткә ахун исемен бирә. Хәзрәт үзенең тирән гыйлемнәре ярдәмендә танылган дин белгеченә әйләнә.Нургали хәзрәт мантыйк, ислам хокукы буенча 8 фәнни хезмәт яза. Бу хезмәтләр танылган уку-укыту әсбапларына әйләнә һәм күпчелек мәдрәсәләрдә кулланыла.
1906 елда имам, улы Гыясетдинны Истанбул шәһәрендәге укытучылар әзерли торган мәктәп-«Даруль-Мугаллимин» га укырга бирергә баргач солтан Габделхәмид II белән очраша. Аның белеменә, тәквалыгына хәйран калган хәлиф рәсми указ нигезендә Нургали хәзрәтне I нче дәрәҗәдәге Госмания ордены белән һәм хаҗ сәфәре белән бүләкли. Шушы сәфәр нәтиҗәсендә хәзрәт «Әл-гәвәтыйф әл-хәмидия фиссәяхәти нурия» ягъни«Нурлы сәяхәттән туган рәхмәт хисләре») китабын яза һәм Казанда нәшер итә. Нургали хәзрәтнең мемуарлары солтан Габделхәмид II тормышының үзенчәлекләре турында мәгълүмат алырга ярдәм иткән бәһәләп бетергесез чыганак. Сәхифәбездә тагын да күренекле дин галимнәре белән таныштыруны дәвам итәрбез , ә хәзер “Ярдәм” мәчете үткәргән чараларны барлап үтик. Күптән түгел Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Күңел күзе белән укыйм Коръән” исемендә акция ачып җибәргән иде. Әлеге акция Брайль шрифтына нигезләнгән Изге Коръәнне бастыруны һәм аны күрмәүчегә тапшыруны күздә тота.
Бәяләп бетергесез бүләк ясау акциясенә Гамил Әсхәдулла да кушылган.
Бүгенгә сәхифәбез тәмам. Һәр гамәл нияткә карап дип искәртә бер хәдис. Ниятләрегез изге булсын. Сау –сәламәт булыгыз.