Рамазан аеның соңгы 10 көненә кердек. Халык көн саен ифтар мәжлесләренә йөри. Иң зур мәҗлесләрне Ярдәм мәчете үткәрә. Тулырак мәгълүмат Идел болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгыгна багышланган махсус сәхифәбездә. Сүзне коллегам Мөршидә Җиһанга бирәм.
Әссәмләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр. Бүгенге чыгарылышыбыз тулысынча Ярдәм мәчете эшчәнлегенә багышлана.Быел Ярдәм фонды ачылганга 15 ел.
Күрмәүчеләр белән эшләүче Тернәкләндерү үзәге булган “Ярдәм” мәчете 2013 елның 19 июлендә ачылды. Тик “Ярдәм”гә кадәр бу үзәк 6 ел буена Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә эшләде. “Сөләйман” мәчетенең имамы, хәзер “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов.
Россиядә, якын чит илләрдә тиңе булмаган “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге бербөтен комплексны тәшкил итә. Аның гыйбадәт кылу залы булган мәчете, читтән килеп укучылар өчен тулай торагы, ашханәсе, компьютер класслары, китапханәсе, мини типографиясе бар.
Бүлмәләрдә зәгыйфь кешеләр яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган, пандуслар, төрле дәрәҗәдәге ишек тоткалары, махсус җиһазлар. Биредә физик һәм рухи тернәкләнүгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Брайль системасында укырга һәм язарга, төрле һөнәрләргә, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнә ала.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы «Ярдәм» фонды даими рәвештә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен рамазанның беренче көненнән башлап махсус курслар үткәрә.
Бүген рамазан аеның 21 нче көне. Ярдәм мәчетендә 21 көн буена ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Гадәттәгечә, ифтарга «Ярдәм » фонды «Ярдәм» һәм «Сөләйман» мәчетләре җәмагәте , физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, күп балалы аналар һәм ялгыз пенсионерлар чакырыла.
«Ярдәм» фонды чатырында уздырылган күмәк ифтарларның берсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Фондның эшенә югары бәя бирде. Волонтерлар ярдәме белән ланч-боксларда Рөстәм Нургалиевич исеменнән ифтарга 1000 порция кайнар ризык таратылды. Шул ук күләмдә ифтар мәҗлесеннән башка да фонд һәркөнне волонтерлар мохтаҗларга кайнар ризык белән тутырылган ланчбокс өләшә.
Шулай ук ел саен журналистлар өчен дә аерым ифтар оетырыла . Быелгы ифтарда Россия ислам институты белән ярдәм фонды арасында хезмәттәшлек итү килешүенә кул кулды. Югары уку йортының ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Ярдәм фонды эшчәнлеген россиядә социаль ислам үрнәге дип атады.
Дөрестән дә, Ярдәм фонды тарафыннан сәламәтлеге чикле кешеләрне реабилитацияләү, коляскадагы инвалидларга, Даун синдромлы балаларга ярдәм итү курслары , Күрмәүче кешегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” акциясе,
Тәмәке тарту, наркотиклар куллану, эчкечелек кебек яман гадәтләрдән арына алмаучылар белән эшләү, ятим һәм авыру балалар өчен Гаилә учагы һәм башка проектлар гамәлгә куелган.
Аллаһы Тәгалә безне кеше итеп яралткан. Ә кешелеклелек шәфкатьле, кече күңелле, кайгыртучан, ярдәмчел булу дигән сүз. Барыбыз да кешелекле булыйк дигән теләктә киләсе җлмгага кадәр саубуллашам. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Исәнлектә күрешик.