Әссәламегеләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле мөселман кардәшләребез. Бүген Рамазан шәриф аеның 7 нче көне. Сезне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек чарлары һәм гомумән дини вәзгыять белән таныштыруны дәвам итәбез.
Берюлы 10 мең кеше намаз укый алырлык җәмигъ мәчете төзелү урыны билгеле. Гыйбадәт кылу бинасын төзү өчен “Кырлай” паркы урнашкан мәйдан сайланган. Мәгълүм булганча, Казан шәһәре Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше федераль планга кертелгән иде.
Беренче тәрвих намазына Яңа Шигали авылында мәчет өлгерде. Аны төзүгә мәхәллә халкы да, иганәчеләр дә ярдәм итте дип шатлыгын уртаклашты яңа мәчетнең имам- хатыйбы.
Ураза тоту аена керү белән Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен игълан ителә торган бу акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла.
Казанның Галиев мәчетендә көн саен Коръән хәтем кылына. Татарстан Коръән хафизлары өйлә намазыннан соң бер җүзне укып чыга. Һәркем Галиев мәчетендә һәм онлайн-режимда Коръән хәтем кылуга кушыла ала.
Татарстан мөфтияте Республикакүләм ифтарда катнашу өчен волонтерлар җыя. Быел җәмәгать ифтары унынчы тапкыр үткәрелә һәм барлыгы 10 мең кешегә исәпләнә. Юбилей ифтары уздыру “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 30 нчы апрельгә билгеләнгән. Шулай ук 14 нче апрельдә Туган авылым милли комплексында журналистлар өчен,ә 15 е Милләт йортында Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышланган ифтар ниятләнгән.
«Рухи моң» иҗат берләшмәсе изге Рамазан аенда Республикакүләм “ТАТАР АЗАНЫ — 2022” конкурсын игълан итте. Мәхәлләнең иң яхшы мөәзине 17нче апрельгә кадәр ачыклана. Катнашырга теләүчеләр барлык мәгълүмәтләр белән azan.tatar сайтында таныша ала.
Тагын бер файдалы хәбәр. Нәзарәт сайтында “Рамазан-2022: төп сораулар” сәхифәсе эшли .Димәк, рамазан ае белән бәйле мәгълүмәт бергә туплап бирелә, табу да җайлы һәм уңайлы.
Бүгенгә шушылар иде,тоткан уразалырыгыз кабул булсын дигән теләктә саубуллашам. Исәнлектә күрешик.