М-12 федераль трассасының Татарстандагы участогы төзелеше дәвам итә. Идел аша күпер салу хәлиткеч этапка керде. Төзелешнең нинди үзенчәлекләре бар? Елганың ике яры кайчан тоташырга мөмкин? Хәбәрчебез белеште.
Идел елгасы аша күпер төзелешендә эшләр тәүлек буена алып барыла. Гаять зур алты терәк бастырылган, алар буенча төп консрукция салына. М-12 трассасы дүрт полосалы булачак. Төзүчеләр 8 нче терәкне күпернең йөрәге дип атый, ул конструкцияләрне тоташтыра.
Күпердәге вакытлыча салынган конструкциядән беренче йөк машиналары төзелешкә материллар ташый. Беренче күзәтүләр күпернең нык булачагын искәртә. Ә күпернең озынлыгы 3 чакрым.
Идел аша күпер — М12 участогының Татарстандагы төп корылмасы. Эшләр параллель рәвештә барлык федераль трассада алып барыла. Республикада трассаның озынлыгы 142 чакрым.
М-12 трассасының бер өлеше урман аша узу сәбәпле, экологлар таләбе буенча, кыргый хайваннар өчен, күчеш урыннары калдырыла. Киләчәктә анда агачлар утыртырга җыеналар.
Айнур Вәлиәхмәтов, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.