Март аенда төзелеп килүче М-12 федераль трассасының Татарстан территориясендәге участогында Идел аша күпер конструкциясенең чираттагы өлешен урнаштыру күздә тотыла.
Бу хакта Мәскәү-Түбән Новгород-Казан трассасы маршруты буенча беренче автоузыш барышында сөйләделәр. Идел аша өч километр 342 метр озынлыгында яңа күпер салынган — ул автомагистральнең барлык участогында иң озыны булачак.