10-17 июль көннәрендә Казанда мөслимәләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы узачак. Җиде көнлек форум «Өммәтебез аналары» темасына багышлана.
Форум проекты кысаларында — кызыклы, мавыктыргыч программа каралган: күңел ачу һәм спорт чаралары, фикерләү сәләте һәм китап уку клубы, фотосессия, экскурсия, кино залы һәм башкалар.
Форумда катнашу өчен 18дән алып 30 яшькә кадәрге мөслимәләр чакырыла. Форум Казан янындагы ял базасында үткәреләчәк.