Ел саен үткәреләт торган «Рисуем Победу- Җиңү ясыйбыз» патриотик акциясе тәмамлануга, бер айдан да азрак вакыт калып бара. Ул «Бердәм Россия» федераль партия проектының «Яңа мәктәп» кысаларында уза.
Яшь катнашучылар үз эшләрен актив рәвештә ике номинация буенча җибәрә: бу «балалар сәнгать иҗаты» һәм «методик эшләнмә». Акциянең бу сезонында эшләр яңа юнәлеш буенча да кабул ителә — «Бөек Җиңү варислары». Бу номинация, Россия Армиясенең батырлыгына багышланган. 6 майга кадәр, яшь рәссамнар үз эшләрен акцияләр сайты аша дистанцион формата тапшыра ала. Балалар бәйгесенең нәтиҗәләре Бөек Җиңү көнендә ясалачак.