«Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы башлана. Икътисадый үсеш министрлыгы конкурста катнашу өчен муниципаль һәм шәһәр округларыннан гаризалар сайлап алуга кереште
Узган ел Чистай шәһәре төзекләндерүгә 50 миллион сум акча откан. «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсында беренче урынны алырга шәһәр халкы булышкан. Социаль челтәрләрдә дә, шәхси очрашуларда да җирле хакимият белән актив аралашканнар Мөһим мәсьәләләрне тиз арада хәл итү җирле үзидарә органнары белән мондый аралашуның яхшы нәтиҗәләр бирүен күрсәтте.
«Иң яхшы муниципаль практика» конкурсында шәһәр округлары һәм җирлекләре коммуналь техниканы алыштыру, ишегалларын яхшырту, төзекләндерү өчен зур суммада грантлар отарга мөмкин. Муниципаль икътисади сәясәт, финанслар белән идарә итү, халык белән нәтиҗәле элемтәләрне тәэмин итү, шәһәр төзелеше сәясәте, милләтара тынычлыкны, татулыкны ныгыту, «акыллы шәһәр» юнәлешләрендә призлы урыннар алырга мөмкин.
20 августка кадәр, муниципалитетлар, үз заявкаларын икътисадый үсеш министрлыгы сайтында калдыра ала. Ә инде 15 октябрьдә, грант откан шәһәр һәм җирлек исемнәре игълан ителә .
Ангелина Морозова, Татарстан яңалыклары.