Казанда кирмәнендә суворовчыларның «Җиңү варислары» дип исемләнгән хәрби-спорт җыеннарын ачу тантанасы узды. Хәрби-спорт җыеннары 10 нчы майга кадәр дәвам итә. Быел алар җиденче тапкыр үтә, Һәм ел саен төрле шәһәрләрдә үткәрәләр. Әлеге чаралар, бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышлана.
Россия төбәкләреннән тугыз команда Ватаныбызның яшь яклаучылары бүген Казанга “Җиңү варислары” хәрби-спорт җыены ачылышына килде.
Җыелышлар 2015нче елдан бирле уздырыла, аларның төп максаты — катнашучыларда югары гражданлык һәм патриотик сыйфатлар формалаштыру, Эчке эшләр министрлыгы учреждениеләрендә укытуны дәвам итү һәм яшь катнашучылар арасында ныклы элемтә булдыру.
Катнашучыларга спорт ярышлары, интеллектуаль һәм иҗади конкурслар, батырлык дәресләре уздырыла. Егетләргә «Җиңү маршы» кыр чыгышында, шулай ук «Киләчәк уеннары» киберспорт турнирында катнашалар.
Суворовчылар һәм кадетлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы парадында катнаша.
Вадим Вольский, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.