Башкалабызда Җиңү вальсына биеделәр. 300-дән артык кеше Казан Кремле диварлары янына җыелды. Флешмоб традициягә әйләнде, быел бишенче тапкыр узды.
Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда 150 пар Россия гвардия оркестры уйнаган көйгә биеде. Флешмобта катнашучылар бер айга якын хореограф җитәкчелегендә бию алымнарын өйрәнде. «Җиңү вальсы” белән “Без хәтерлибез» флешмобы музей-тыюлык территориясендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган беренче массакүләм чаралар булды.