Бу атнада Җиңү Парады үткәрелүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә. Россия Президентының „1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм 1945 елның 24 июнендәге Җиңү Парады уңаеннан хәрби парадлар һәм артиллерия салюты үткәрү турында“гы указы нигезендә, 24 июнь хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көн дип игълан ителде. 23 июньдә эш сәгатьләре кыскартылмый, чөнки бу көн бәйрәм көне түгел.
Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, 24 июньгә планлаштырылган Җиңү парады Россиянең 13 шәһәрендә узмаячак. Аларның кайберләрендә инде тантананы соңрак көнгә күчерү турында игълан иттеләр.