Безнең телерадиокомпаниянең Татарстан Мөселманнары Диния назәрәте белән берлектә үткәргән “Вәгазь” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Иң оста вәгазь сөйләүчеләр кемнәр? Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Конкурслар бик күп уза , әмма республикакүләмендә дини һәм дөньяви нәсыйхәт бирүгә багышланганнары бик аз. “Вәгазь” телевизион ачык конкурсы шул азларның берсе.
Вәгазьчеләрнең осталыгы 15тән — 20яшькә кадәр 21-35кә һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бәяләнде. Яшьләр арасында иң оста сөйләүчеләрнең барысы да Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре. Шуңа да мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин аерым билгеләп үтелде. Шулай ук конкурста рамазан аена багышланган вәгазе өчен Солтан Морадимов та бүләкләнде.
Икенче төркемдә баренче урынга Татарстан радиосында дини тапшырулар алып баручы Ленар Хамматов лаек булды. Ә икенче урында Кукмарадан Рәдиф Тимергалиев.
Оештыручылар исеменнән чыгыш ясап бүләкләгән Тәүфыйк Сәгыйтов фикеренчә дини тапшырулар халыкка бик кирәк.
Өченче төркем яшендә бертавыштан беренчелек абыстайларга багышланган вәгазе өчен Иман нуры мәчете имам-хатыйбына бирелде.
Жюри әгъзалары, бәйгедә вәгазьчеләр күп катнашу сәбәпле, хатын-кызларны аерым билгеләп үтте.
Чыннан да бик тырыш булып чыкты мөгаллимәләр. Беренче урынга лаек булган Гөлсинур Әхсәнова Кукмара районының мөслимәләр берлеген җитәкли.
Таләпчән булса да жюри социаль челтәрләр аша иң күп каралган вәгазь сөйләүчене дә билгеләп үтте.
Оештыручылар һәм жюри бер фикергә килеп катнашучыларга кызыкусындыру бүләкәләре дә тапшырылды.
Хәятне вәгазь сөйләргә әнисе өйрәткән.
Нуруллиннар конкурста гаиләләре белән катнашты. Махсус бүләккә лаек булучы балаларга хәйриячеләр бүләкләре дә тапшырылды .
Тагын бер хәйрияче Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов исеменнән Вәгазь конкурсында катнашучыларның барысына да намазлык һәм тәсфик бүләк ителде. Шулай ук төрле районнарның Якташлык җәмгыятьләре дә игелекле гамәлгә үз өлешен кертте.
Әлеге конкурста Тәҗрибәле вәгазьчеләр дә билгеләп үтелде. Гомумән әлеге чара яңа вәгазьләр иҗат итүгә, оста вәгазьчеләрне барлауга һәм халыкка танытуга этәргеч бирде.
Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында барлык вәгазьләр дә бар. Шулай ук, махсус куар код белән вәгазь конкурсына багышланган буклет та әзерләнде, ул Диния нәзарәте аша мәчетләргә таратылачак.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнов Татарстан яңалыклары.