Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе Вәгазь телевизион ачык конкурсына нәтиҗәләр чыгара. Оста һәм үтемле сөйләүче вәгазьчеләр кайчан билгеле була? Бу сорауга хәбәрчебез Мөршидә Җиһан җавап бирә.
Әнә шулай әссәламегаләйкем дип сәламлап һәр җомга тамашачыларыбызга төрле темаларга тбагышланган вәгазьләр күрсәтелде. Оештыручылары безнең телерадиокомпания һәм Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте.
Шул ук нияттән чыгып әлеге конкурсяңа вәгазьләр иҗат итүгә, оста вәгазьчеләрне барлауга һәм халыкка танытуга этәргеч бирде.
Яшел Үзән шәһәреннән Нуруллиннар конкурста гаиләләре белән катнашты.
Ильмира вәгазьләрне үзе яза. Улы Хәсән , кызы Хәяткә дә өйрәткән.
Конкурс шартлары буенча катнашучылар яше 15тән башлана. Вәгазьләргә бәя бирүчеләр нуруллиннар гиләсен искәрмә буларак билгеләп үтәргә булды. Ә тулаем алганда конкурста 200дән артык гариза кабул ителде.
Вәгазь сөйләүчеләр арасында мәдрәсә шәкертләре, гомумән яшьләр күп катнашуы да сөенечле.
Вәгазьчеләргә нигезләмә буенча барлыгы өч яшь аермасы белән бәя бирелде. Шулай ук жюри әгъзалары вәгазьчеләр күп катнашу сәбәпле хатын-кызларны аерым билгеләп үтте.
Вәгазь ачык конкурсының нәтиҗәләре 30 гыйнварда бүләкләү тантанасында билгеле була.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнов Татарстан яңалыклары.