Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесе тәмам. Роман номинациясеннән кала башка җиңүчеләр узган ел билгеле иде. Татарстан язучылар берлегендә роман жанры җиңүчеләре ачыкланды. Конкурска барлыгы унбиш роман килгән.
Ябык әдәби конкурсның роман жанры җиңүчеләре 2022 елның 1 февралендә Язучылар берлегендә «Роман» номинациясе буенча конвертны ачып, җиңүчеләр исемлеге бәян ителде. Беренче урында «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» романы белән Зөлфәт Хәким, икенче урында — «Урда ханы Үзбәк» романының авторы Фирдүс Гыймалтдинов, өченче урында «Фәхрине үтереп ташладылар» романы авторы — Равил Сабыр.
Бүләкләү тантанасы 21 февраль — Туган телләр көнендә уздыру планлаштырыла.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.