Беренче суыклар төшү белән татар авылларында иң матур йолаларның берсе — каз өмәсе үткәрелә башлый. Казанда Иске Татар бистәсендә дә зурлап каз өмәсе оештырылды. Шәһәр халкы һәм килгән кунаклар музыкаль-театральләштерелгән тамаша карап, җырлап-биеп күңел ача алды. Каз өмәсендә хәбәрчебез дә булып кайтты.
Каз өмәсе – ул кышка азык әзерләү генә түгел, авыл халкының дус-туганлыгын ныгыту чарасы да. Иң мөһиме – кешеләр барлык мәшәкатьләрен онытып, күмәк эшкә бирелгәннәр, бергә күңел ачканнар.
Каз өмәсен иң көтеп алучылар — яшь кызлар. Кызлар йолкынган казларны юыр өчен, көянтәләрен асып, чишмәгә төшә, гармуннарын таккан җор телле егетләр дә аларга иярә. Ә чишмә буенда инде уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешү. Шулай каз өмәсе көнендә матур-матур парлар да барлыкка килә.
Каз — ул татар милләтенең аерылгысыз тормыш рәвеше. Кешеләр бу кош турында бихисап җырлар, уеннар уйлап чыгарган, казлары булган гаилә – бай саналган. Ә каклаган каз – иң тәмле сый.
Самавыр кайнап тора, мичтән каз коймагы чыга, каз бәлеше пешә. Биредә үзеңне авылга кайткандай хис итәсең.
Оештыручыларның тырышлыгы, олы хезмәте күренеп тора.
Халкыбызның бай тарихлы гореф-гадәтләреннән иң матуры – каз өмәсе, быел да кешеләрнең күңеленә бер матур мизгел булып кереп калды.
Миләүшә Гыйльфанова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.