Салават күпере торак комплексында Бөек Җиңү көне алдыннан берьюлы өч күп фатирлы йортта өй туен бәйрәм иттеләр.
Яңа фатир ачкычларын алучылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыны һәм улы да бар. «Сандугач» кварталында социаль ипотека буенча барлыгы 300гә якын гаилә өй туен уздырды