«Җиңү диктанты» акциясе җиңүчесе Булат Заһретдинов Мәскәүгә Җиңү парадына китте.
Татарстанның бер гимназиясен тәмамлаучы «Җиңү диктанты» Бөтенроссия тарихи акциясендә 10 җиңүченең берсе булды. Булат, 20 биремне 5 минуттан да кимрәк вакытта үтәде. Ә моның өчен 45 минут вакыт бирелгән иде. Узган ел җиңүчеләрне Мәскәүнең Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда бүләкләделәр, ә быел барысын да Җиңү парадына чакырганнар.