Быел Җиңү диктантын 8 мең 500 ләп кеше язарга әзерләнә. Ул 29 апрельдә уза.Диктант язуның төп максаты — тарихи белемнәрне сынап карау, кешеләрнең игътибарын тарихны өйрәнүгә җәлеп итү. Чара 2019 елдан бирле үтә. Ел саен катнашучылар саны арта бара. Татарстанлылар үз белемнәрен 160 мәйданчыкта тикшерә ала, шуларның 145е – ачык мәйданнар. Диктант язуда катнашу өчен үзеңә уңайлы урынны сайлап, Җиңү диктанты нокта РФ сайтында теркәлергә кирәк. Диктант язу сәгать икедә башлана.