Токиода узган XXXII җәйге Олимпия уеннарында җиңүче һәм призер спортчыларга Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга Татарстан данын яклап чыгыш ясаган спортчылар чакырылган иде.
Профессиональ спортчының кулында һәрчак уен коралы булырга тиеш. Ә менә Президентны рапира тоткан көе көн саен күрмәссең. Бары тик зур спорт бәйрәмнәрендә генә.
Рөстәм Миңнехановның Токио олимпиячеләре белән очрашуы эчкерсез һәм тантаналы шартларда узды. Безнең спортчылар уеннарда Россияне генә түгел, Татарстанны да тәкъдим иттеләр.
Танылган спортчыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Аларның казанышлары — шәхси җиңү генә түгел. Шуңа күрә очрашуда тренерлар өлеше аерым искәртелде.
Казан Кремлендә узган чара Олимпиадада катнашучыларны бу вакыйгаларга кабат кайтарды. Әмма профессионаллар узган җиңүләр белән генә яшәми – яңаларына омтыла. Президент белән очрашудан соң күпләрнең янә спорт залына күнегүләргә китүе дә шуның мисалы.
..Мөршидә Җиһан ,Вадим Струминский, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.