Татарстанда су коену сезоны башыннан 47 кеше суга баткан, шуларның өчесе бала. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу фаҗигаләрнең төп сәбәбе – җиһазланмаган урыннарда коену һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү.
Фаҗигага тарымас өчен, җиһазландырылган урыннарда гына коенырга кирәк. Моннан тыш, кояш астында озак булганнан соң, суга тиз генә керергә дә ярамый, шулай ук су янында спиртлы эчемлекләр куллану да тыела. Җиһазландырылмаган урында коену өчен, бер мең сумнан алып мең ярым сумга кадәр штраф каралган. Коену сезоны башланганнан бирле шундый 34 очрак төркәлгән.