Татар Китабы Йортында Кадыйр Сибгатуллин юбилей кичәсе уздырылды. Тулысынча алдагы сюжетта.
Кадыйр Сибгатуллин 1942 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа. Мәктәптә укыган чакта ук шигырьләр иҗат итә, күбесенчә сугыштан соңгы һәм хәзерге авыл тормышы турында җентекләп, үзенчә фәлсәфи уйларга төреп, халык, туган ил язмышы турындагы фикерләре белән бәйләп бирергә тырышкан.
Кадыйр Сибгатуллин тууына быел 80 ел һәм шул уңайдан Татар Китаб Йортында шагыйрьнең иҗатына багышлап кичә уздырылды.
Әлеге кичәдә Кәрим Тинчурин артистлары Кадыйр Сибгатуллиның төрле-төрле шигырьләрен укыдылар, ә пианино яңгырашы иҗади кичәгә тагын да күбрәк ямь өстәде.
Шагыйрьнең иҗат җимешләре белән кызыксунычылар шактый:шигырьләре белән якынрак танышу өчен, рухи азык белән туклану өчен, Кадыйр Сибгатуллинның авылдашлары, якташлары да килгәннәр иде.
Динә Нәҗметдинова,Сахипгараев Ринат, Татарстан Яңалыклары.