Тинчурин театрында «Алкыш» милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча лаборатория тәмамланды. 4 көн эчендә экспертлар — Мәскәүдән килгән “Алтын битлек” премиясе лауреатлары- 5 яңа эскиз карады. Фикерләрне хәбәрчебез тыңлап кайтты.
Тинчурин театры өчен лаборатория үткәрү беренче тәҗрибә. Шуңа да башкалардан аерылып торыр өчен үзенчәлек эзләгәннәр һәм тапканнар. Башка лабораторияләрдән аермалы буларак, биредә спектакльне әзерләүдә режиссер хэм артистлар гына түгел, әсәр авторы, композитор, хәтта сценограф катнашкан. Һәр театраль эскиз өчен махсус музыка иҗат ителгән.
Яшь режиссер Булат Минкин Зөлфәт Хәким әсәре буенча “Янгын” спектален сәхнәләштерә. Ул еш кына лабораторияләрдә катнаша. Бу юлы да үзе өчен күп яңалык ачкан.
Лабораториядә эскиз әзерләгән режиссер, әсәр авторы, композитор, сценографларга дипломнар тапшырылды.
“Алкыш” лабораториясенең тагын бер бик мөһим үзенчәлеге – 4 көн дәвамында журналистлар театр журналистикасы буенча Мәскәү, Питердан килгән театр белгечләреннән дәресләр тыңлады. Моны раслап, аларга махсус сертификатлар тапшырылды.
Айзилә Батырханова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.