Мөселман илләреннән килгән иҗат яшьләре Казандагы “Йолдызлык” арт-резиденциясендә иҗади осталыкларын күрсәтте. Гала-концертта безнең хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов та булып кайтты.
Казанда “Йолдызлык” фестивале арт-резиденциясендә “Яшьләрнең заманча мөселман мәдәнияты” фестиваленең гала-концерты ун илдән килгән вәкилләрне бергә җыйды. Катнашучылар бию, театр, җыр, оригиналь жанр юнәлешендә осталыкларын күрсәтте.
“Йолдызлык” арт-резиденциясенең икенче катында рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анда катнашучылар үз эшләрен биш көн дәвамында иҗат итеп, тамашачыларга тәкъдим итәргә тиеш иде. Иҗатта һәркайсы үзенчә булса да, икенче елга Казанда җыену теләге барысы өчен дә уртак иде.
Мөселман илләреннән килгән яшьләр Казанда үз мәдәниятлары белән таныштырып кына калмыйча, моңарчы ишетеп, яки экраннарда күреп кенә таныш булган мөхит мохит эчендә кайнадылар, фикер офыкларын киңәйттеләр, үзара биктеләп аралаштылар. Нәкъ менә шушындый иҗади бергәлек кенә якынайта бер өммәттәге яшьләрне.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ильдар Гәләүтдинов, Татарстан яңалыклары