Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда иҗат итүче «Апуш» татар балалар театр студиясе чираттагы спектаклен тәкъдим итте. Яңа премьера « Мәкәрҗәдә театр» — Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның татар пьесалары мотивлары буенча эшләнгән.
Казан сәүдәгәрләре, байлар, пароходка утырып, Мәкәрҗә ярминкәсенә җыелыша. Шул ук вакытта ярминкәгә Казаннан «Сәйяр» труппасы артистлары да килеп төшә. Татар байлары, аларга ияреп килгән асраулар театрның нәрсә икәнен үз күзләре белән күрәселәре килә…
Спектакльдә яшь актерлар «Нәрсә ул театр?» дигән сорауга җавап эзли.
Яшь артистларны премьерага студия остазлары – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, педагог-хореограф Сергей Александров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ландыш Фәттахова әзерләгән.
Ләлә Зәйнуллина, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.